Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе махсус операция зонасына хәрбиләргә чираттагы шефлык ярдәме илтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Ярдәмне Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов илтеп тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Йөкне формалаштыруда шулай ук делегация составына кергән меценатлар Рөстәм Гатауллин («Барсмед») һәм Рафаэль Фаизов катнашкан. Татлы ризыклар салынган машинаны Сейран Курбетдинов («Тимоша») җибәргән.
Татарстанлылар «Төньяк» гаскәрләр группировкасы хәрбиләре белән очрашкан һәм аларга биш йөк автомобиле белән махсус техника, беренче кирәк-яраклар, азык-төлек продуктлары китергән. Делегация шулай ук өч УАЗ машинасы, квадроцикл һәм алты мотоцикл алып килеп биргән.
Равил Әхмәтшин алдынгы хәрби хезмәткәрләргә, шул исәптән Татарстаннан хәрбиләргә, «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевка 100 ел» истәлекле медале, мактау грамоталары, шулай ук бүләкләр һәм сәгатьләр тапшырган.
Очрашу күмәкләшеп чәй эчә-эчә дусларча аралашу белән дәвам иткән. Татарстанлылар хәрбиләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән, сабырлык һәм тизрәк өйгә кайтуларын теләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз