Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе Мәскәү гомумшәһәр Сабантуе узачак урында булды
Мәскәүдә башкала Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча быел беренче киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде. Оештыру комитеты очрашуы төп татар милли бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй традицион рәвештә үтә торган «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә узды. Очрашуда Чаллы делегациясе катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Иртән Татарстаннан Автошәһәр администрациясенең Россия башкаласында бәйрәм уздыру өчен җаваплы хезмәткәрләре килеп җитә. Башта алар Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очраша.
Фото: © ТР Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналы
Аннан соң тантананың Мәскәү һәм Башкортстан татарлары автономиясеннән оештыручылары белән бергә Татарстан делегациясе турыдан-туры бәйрәм узачак урынга юл тота. Аларны Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин озатып бара.
Искәртеп үтик, быел Россия башкаласында гомумшәһәр Сабантуе 6 июльдә (шимбә) узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз