news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе Луганск Халык Республикасында концерт куйды

Татарстан делегациясе Луганск Халык Республикасында концерт куйды

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендәге иҗат делегациясе Луганск Халык Республикасында берничә эшлекле очрашу һәм мәдәни чаралар үткәрде.

«Без бик шатланып, ерак юлларны якын итеп, сезнең янга килдек. Беренчедән, тамашачыларга безне җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Татарстан һәм Донбасс тарихи яктан нык бәйләнештә тора. Ата-бабаларыбыз узган гасырда ук шахталарга эшкә киткәннәр. Бабаларыбыз Донбассны фашист оккупантларыннан азат итеп, кан койганнар, сугыштан соң Донбасс сәнәгатен торгызганнар. Хәзер исә егетләребез махсус хәрби операциядә илебезне яклый», - диде чыгышында Ленар Хәкимҗанов.

Аның әйтүенчә, Донбасс белән Татарстан арасында рухи, мәдәни, эшлекле элемтәләр бар. «Хәзер Луганск Халык Республикасының ике шәһәрен - Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызабыз. Без һәрвакыт бергә булдык һәм булачакбыз да. Шуны белегез: без һәрвакыт сезнең янда», - диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.

«Бүген бик зур бәйрәм булды - Казаннан якташларыбыз килде. Клуб тулы кеше булды, тарихи туган җиребезгә рәхмәт яусын. Казан яшәсен, матурайсын, без сезнең белән горурланабыз, бөтен уңышларыгызны карап барабыз. Татар булуыбыз белән горурланабыз. Без бит Татарстаннан чыккан кешеләр, монда да югалып калмыйбыз, Сезне тагын кунакка көтәбез. Шатландырганыгыз, киләчәккә яшәргә өмет биргәнегез өчен рәхмәт. Иҗади уңышлар телибез. Бу очрашулар соңгысы булмасын», - дигән теләкләрен әйтте милләттәшебез.

Делегация составында методологлар, музей һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Балалар интернат-мәктәбе җитәкчеләре белән методик очрашулар оештырылды, музейара хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук, Луганск Халык Республикасының мәдәният министры Дмитрий Сидоров белән алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм уртак мәдәни проектлар турында фикер алыштылар.

Антрацит шәһәрендә Луганскидагы татар җәмгыяте өчен Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясады. Икенче концерт Молодогвардейск тамашачылары өчен булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100