news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе Кыргызыстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ачылышында катнаша

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыргызстанга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та бар.

VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары 31 августтан 6 сентябрьгә кадәр Бишкәктә узачак. Ярышлар дөньяның күчмә халыклары мәдәниятен саклау һәм торгызуга, аларның милли спорт төрләрен үстерүгә юнәлтелгән. Ачылыш тантанасы 20:00 сәгатьтә башланачак һәм «Бишкәк арена»да узачак.

Программага 37 спорт төре кертелгән: ат чабышлары, милли көрәш төрләре, ук ату, ау төрләре буенча ярышлар, күчмә халыкларның интеллектуаль уеннары. Атна дәвамында 594 медаль уйнатылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot