Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе Калининград өлкәсендә татар шагыйре Фатих Кәримне искә алды
ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе ике көнлек визит белән Калининград өлкәсенең Багратионовск муниципаль округында булды. Анда шагыйрь Фатих Кәримне искә алдылар һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраштылар, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Визит яшьләр сәясәте белән идарә итү өлкәсендә компетенцияләрне арттыру буенча белем бирү программасы кысаларында узды.
Татарстан делегациясе «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре белән берлектә татар шагыйре һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Фатих Кәрим истәлегенә чәчәкләр салды.
- Фатыйх Кәрим 1945 елның февралендә Көнчыгыш Пруссияне азат иткәндә һәлак була. Багратионовскида татар җәмгыяте инициативасы белән шагыйрьгә һәйкәл куелган, шәһәр урамнарының берсе аның исемен йөртә, ә һәлак булган урынында мемориаль такта урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз