Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе Ингушетиядә II Халыкара Коръән укучылар бәйгесе эшендә катнаша
16-18 августта Ингушетиянең Назрань шәһәрендә Коръән укучыларның Икенче Халыкара бәйгесе уза. Ул Ингушетиянең беренче Мөфтие Суламбәк Евлоев истәлегенә багышлана. Әлеге чарада шәрәфле кунаклар сыйфатында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация дә катнаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Әлеге чарада Мөфти Казаннан дөньякүләм танылган дин галимнәре - Татарстан Диния Нәзарәтенең кулъязма Коръәнне әзерләү комиссиясе әгъзасы, Коръән хифзы буенча иң югары дәрәҗәгә ия хафиз (10 кыйраәт белгече), Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы, шәех Мәъмүн әр-Рави һәм Болгар ислам академиясе профессоры, шәригать фәннәре докторы шәех Сәйф Асри белән эшли.
Аерым алганда, шәех Мәъмүн әр-Рави бәйгенең жюри составында Россияне тәкъдим итә, аннан тыш жюрига Сүрия, Тунис, Төркия һәм Гыйрак шәехләре керде. Конкурсны Ингушетия Республикасының Тышкы элемтәләр, милли сәясәт, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы белән берлектә «Вошал» хәйрия фонды оештыра.
Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Изге Коръәнне укучылар ярышында 32 илдән, шул исәптән Россия, Төркия, Индонезия, Кытай, Гыйрак, Малайзия, Кения, Германия, Фәләстыйн, Иордания, Сомали, Оман, Франция, Нидерландлар, Иран, Бәхрәйн, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән мәшһүр укучылар һәм хафизлар катнашырга теләк белдерде.
Бәйгенең максаты – яшь мөселманнарны Изге Коръәнне ятлауга һәм өйрәнүгә этәрү, Коръән укучылар арасында сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурсның приз фонды 51 мең доллар тәшкил итә. Ярышлар ике номинациядә уза: «Хифз» (изге Коръән текстын яттан белү) һәм «Тәртил» («Тиләвәт» – изге Коръән текстын матур һәм дөрес уку). Тамашачылар өчен шулай ук кыйммәтле бүләкләр – ноутбуклар, смартфоннар, планшетлар, гомрәгә юлламалар әзерләнгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз