news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе һәм Равил Әхмәтшин Мәскәүдә Мәңгелек утка чәчәкләр куйды

Татарстан делегациясе һәм Равил Әхмәтшин Мәскәүдә Мәңгелек утка чәчәкләр куйды
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Вице-премьер —Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Бөек Җиңү көненең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Мәскәүдә Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта республиканың Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Традиция буенча Александров бакчасында Билгесез солдат каберенә һәм маршал Жуков һәйкәленә чәчәкләр кәрзине куелды. Анда Преображенский полкы хәрби хезмәткәрләре дә катнашты», - дип билгеләп үтелә Телеграм-каналдагы хәбәрдә.

Шулай ук Ватанны саклаучыларны искә алу өчен Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы вәкилләре дә килде. Алар арасында Россия Геройлары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар, Казан танк училищесын тәмамлаган Степан Белов һәм Әнвәр Нәбиев бар иде. Хәзерге вакытта алар Фрунзе исемендәге Хәрби академия тыңлаучылары булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100