news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе Чечняның беренче Президенты һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан делегациясе Чечняның беренче Президенты һәйкәленә чәчәкләр салды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Татарстан делегациясе бүген Грозный шәһәрендә Чечня Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыров һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Чечняга килде. Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов кергән.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Әхмәт Габделхәмит улы Кадыров исемендәге Дан мемориаль комплексы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә, шулай ук 2004 елның маенда һәлак булган Чечняның беренче Президентына багышланган. Ул Грозный үзәгендә, Маяковский урамында урнашкан. Комплекс төзелеше 2009 елның октябрендә башланган, ә 2010 елның маенда аны тантаналы рәвештә ачканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100