Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе Бохара өлкәсендә татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты
2026 елның 21 апрелендә Бохара өлкәсенең Дуслык йортында тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы делегациясен каршы алганнар. Бу хакта Бохара өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәгендә хәбәр итәләр.
Делегация составына ТР Архив эше дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова, аның урынбасары Зөфәр Бәдретдинов, архив документларын фәнни куллану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Айсылу Галиева һәм Татарстан Дәүләт архивының генеалогик характердагы мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлеге җитәкчесе Лилия Назыйпова кергән.
Хәбәр ителгәнчә, чара Татар милли мәдәни үзәгенең Бохара төбәк филиалы тарафыннан әзерләнгән музыкаль программа белән үрелеп барган.
Сәфәр кысаларында Татарстан халкы белән туганлык бәйләнешләре булган Үзбәкстан гражданнары гаиләләрен, шулай ук татар диаспорасы вәкилләрен ТР Дәүләт архивы конкурсларында һәм «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивалендә катнашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән практик очрашу оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз