news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан делегациясе Башкортстанда ифтарда катнашты

Татарстан делегациясе Башкортстанда ифтарда катнашты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Башкортстанда Төмәнәк авылының «Бабай утары» этнография музеенда тантаналы ифтар узды, анда Башкортстанның төрле районнарыннан татар җәмәгатьчелеге, дин вәкилләре, яшьләр һәм Татарстаннан кунаклар җыелды. Бу чара төбәктәге татар җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле вакыйга булды, дин тотучыларны Изге Рамазан аенда берләштерде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Чараны Россия Татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар татар халкының рухи һәм мәдәни бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге рәисе Альфред Дәүләтшин, Уфада «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы, Туймазы һәм Шаран районнары имам-ахунды Рим хәзрәт Шәяхмәтов чыгыш ясады. Алар Рамазан аеның әһәмиятен һәм татар традицияләрен саклап калу зарурлыгын билгеләп үтте.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның чыгышын ифтарда катнашучылар зур игътибар белән тыңлады. Ул ассызыклаганча, мондый чаралар рухи кыйммәтләрне саклауга ярдәм итә, татар халкының бердәмлеген ныгыта һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә шартлар тудыра.

Данис Шакиров шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының татар иҗтимагый оешмаларына һәм милли мәдәниятне һәм мәгарифне үстерүгә юнәлдерелгән инициативаларга зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Ул Төмәнәктә ифтар Башкортстан һәм Татарстан татарларын берләштерүче күркәм традициягә әверелер дип ышаныч белдерде һәм оештыручыларга җылы кабул итүләре һәм милли кыйммәтләрне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100