Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан делегациясе Бакуда узучы «Каспий Сабан туе»нда катнаша
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Азәрбайҗан Республикасына килде. Аны Россия Федерациясенең Азәрбайҗан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Евдокимов, Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиле Мурад Гаделшин, «Яшьлек» татар яшьләре үзәге рәисе Дияз Әхмәтҗанов каршы алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан делегациясе Татарстан Республикасының Милли музее Бакуда оештырган «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» дип исемләнгән күргәзмә белән танышты, шулай ук Татарстан сәнгать осталары концертын да карады.
Биредә Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бакуның тарихи үзәгендә — Иске шәһәрдә узачак «Каспий Сабантуе»нда катнаша.
Азәрбайҗандагы Сабантуй — бәйрәм генә түгел, халыклар арасында дуслык символы да. Ул мәдәниятләрнең бер-берсен баетуына ярдәм итә һәм башка халыкларга татар халкы традицияләре белән танышырга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз