news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе Бәһрәйндә AAOIFI оешмасының 20нче конференциясендә катнашты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге республика делегациясе Бәһрәйндә Ислам банкингы һәм финанслар буенча 20нче еллык конференциядә катнашты. Сәфәр кысаларында делегация әгъзалары Халыкара Ислам финанс оешмалары белән очрашты.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәфәрнең төп нәтиҗәсе – Татарстан Хөкүмәте һәм Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) арасында үзара аңлашу турында меморандум имзалау.

Очрашуда Татарстан икътисад министры Россия финанс базары белән Ислам финанслары глобаль системасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Быел форумның темасы ясалма фәһемгә һәм Ислам финанс институтларын цифрлы технологияләр нигезендә трансформацияләүгә багышланды. Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, Россиядә ясалма фәһемне 2030 елга кадәр үстерү илкүләм стратегиясе гамәлгә ашырыла. Татарстанда исә «ГосПромпт» платформасы, «Татнефть» һәм Иннополис булдырган инструментлар, шулай ук ясалма фәһемне Ислам финансларының үтә күренмәлелеген арттыру өчен куллана торган Halal Card һәм RANKS системалары кебек төбәк проектлар гамәлдә.

Сәфәр барышында делегация Ислам үсеш банкы институты (IsDBI) җитәкчелеге, шул исәптән генераль директор Сами Әл-Сувайлем белән, шулай ук AAOIFI попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә әл Хәлифә белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Үзәк банкы вәкилләре катнашты. Яклар партнерлык финанславы, мәгариф инициативаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары һәм AAOIFI оешмасының Казандагы вәкиллегенең эшчәнлеге турында фикер алышты. Үзәк партнерлык финанславы, кадрлар әзерләү һәм Ислам банкингының халыкара стандартларын җайлаштыру мәсьәләләре буенча эксперт һәм методологик мәйданчык булачак.

Россиянең Бәһрәйндәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Алексей Скостырев белән аерым очрашу узды. Делегация шулай ук чит илләрдә, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Таҗикстанда Ислам финанс институтларында эшләүче Татарстан белгечләре белән очрашты. Яклар тәҗрибә алышу һәм Россиядә Ислам финанславын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

«Татарстанның AAOIFI еллык конференциясендә катнашуы күркәм традициягә һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен мөһим мәйданчыкка әйләнә. Безнең ил белән Ислам дөньясын ышанычлы элемтәләр бәйли, шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында», — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot