news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе Алтайда «Бөтенроссия кыр көне - 2026» күргәзмәсендә булды

Татарстан делегациясе Алтайда «Бөтенроссия кыр көне - 2026» күргәзмәсендә булды
Фото: agro.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Алтай краенда эш сәфәрен дәвам итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген алар «Бөтенроссия кыр көне - 2026» күргәзмәсе эшендә катнаштылар. Чара Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм ул, гадәттәгечә, бөтен илдән хакимият, бизнес, фән һәм мәгариф органнары вәкилләрен берләштерә.

Сәфәр барышында Марат Җәббаров күрсәтмә чәчүлекләрдә, күргәзмәнең эшлекле программасында, шулай ук күргәзмә экспозициясендә булды, анда алдынгы техника, илебезнең селекция казанышлары, агрохимия һәм үсемлекләрне яклау чаралары белән танышты.

2026 елда күргәзмә концепциясе Россия халыкларының бердәмлеге елына бәйле. Тема илебез мәдәниятенең һәм аграр традицияләрнең күптөрлелеге, шулай ук төрле төбәкләрдән предприятиеләрнең алдынгы казанышлары аша ачыла. Экспозиция Павловск районындагы Себер агропаркы территориясендә 40 гектардан артык мәйданда җәелдерелгән, ә анда 200дән артык компания һәм оешма катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot