news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт юрбюросы махсус операциядә катнашучы 200 хәрбигә юридик ярдәм күрсәткән

Татарстан Дәүләт юридик бюросы махсус хәрби операциядә катнашучы 200 хәрбигә һәм аларның гаиләсенә юридик ярдәм күрсәтте. Атна саен, пәнҗешәмбе, Татарстан Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов «Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы базасында гражданнарны кабул итә.

Кешеләр еш кына демобилизация, мирас алуга, варисны лаексыз дип тануга, кулланучы хокукларын яклауга, бер мәртәбә бирелә торган түләүләр һәм ташламалар алуга бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә.

Дәүләт юридик бюросы хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына юридик документлар төзергә ярдәм итә, шулай ук хәрбиләргә тиешле ташламалар һәм түләүләр турында мәгълүмат бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100