news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Сабантуй марафоны дәвам итә

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Сабантуй марафоны дәвам итә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Сабантуй марафоны дәвам итә. Бүген Казанның Тынычлык бистәсендәге каенлыкта узачак Казан Сабантуенда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы да көтелә.

«Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен июнь һәм июль – кызу айлар. Коллектив төрле дәрәҗәдәге Сабантуйларда - район күләмендәгеләрдән башлап халыкара дәрәҗәдәге татар милли бәйрәмнәрендә актив катнаша. Коллектив өчен Сабантуйлар марафоны 8 июньдә Тәтеш районыннан башланды», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Шул ук көнне артистлар Үзбәкстанның Ташкент шәһәренә очкан. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренчә, Ташкент аларны колач җәеп каршы алган. «Кардәшләребез янына без кече состав белән бардык. Аларга татар халык җырларын, «Тезмә», «Юлык» милли биюләрен башкардык. Безнең чыгышны татар диаспорасы бик сокланып карады», – ди ул.

Коллектив Пермь краеның Барда бистәсендә үткәрелгән Бөтенроссия авыл Сабантуенда да катнашкан.

29 июньдә коллектив Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылы Сабантуенда катнашачак. Биредә артистлар коллективның алтын фондына кергән номерларны күрсәтәчәк.

Июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә узачак ХХIV Федераль Сабантуйда Татарстан коллективының чыгышы көтелә. Аның төп чаралары 6 июльдә Медведев ипподромында узачак.

5 июльдә Эрик Сапаев исемендәге Мари опера һәм балет театрында сәнгать осталарының ике концерты узачак. Прологта Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мари Эл Республикасының бию ансамбле белән бергә чыгыш ясаячак. Бәйрәм кунаклары өчен «Рәйхан», «Тыпырган», «Халкым» һәм «Туган тел» җырлары яңгыраячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100