Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Халыклар дуслыгы» фестивалендә катнашты
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бишенче «Халыклар дуслыгы» милли кунакчыллык фестивалендә катнашты. Ул Мәскәүдә ВДНХда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программада концертлар, гаилә өчен күңел ачулар, «Бизәкләр фест» халыкара мәдәният, мода һәм милли кунакчыллык фестивале һ.б. булган.
Татарстанның данлыклы коллективы илебезнең төп мәйданчыгында «Гармун», «Егетләр биюе», «Чулпыларым» һәм «Сарман» номерлары белән чыгыш ясаган. Алар барысы да татар халкының мәдәни кодын чагылдыра.
«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты инфраструктураны үстерергә, җиһазлар җитештерергә, тармак өчен кадрлар әзерләргә һәм Россия һәм чит илләр буйлап сәяхәтләрне алга этәрергә ярдәм итә. Туристлар сыйфатлы сервис һәм яхшы тәэсирләр, ә бизнес дәүләт ярдәме белән тәэмин ителә. Бу сәфәрләрне уңайлы, имин һәм кызыклы итә. Яңартылган илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз