news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Туй» күрсәтә

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Туй» күрсәтә
Фото: © «Татар-информ»

7 һәм 11 декабрьдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концертлар бирәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче бүлектә тамашачыларга «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтеләчәк. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренчә, бу куелыш — Казан һәм Себер татарларының XX гасыр башындагы никахлашу йолаларын күрү мөмкинлеге.

«Күп еллар дәвамында никахлашу йоласы эволюция кичергән. Монда совет чорының роле аз булмаган. Без ярты ел архивларда тикшеренү эшләре белән шөгыльләндек, эзләндек һәм татар сәүдәгәрләре заманындагы өйләнешү белән бәйле йолаларны бөртекләп җыйдык. «Туй» спектакле — җентекле, әмма гаять күңелле эш нәтиҗәсе. Бу куелыш — халкыбызның мәдәни коды», — дип сөйләде Айрат Хәмитов.

Ул заманның туйлары бүгенгеләрдән шактый аерылып торса да, алар арасында уртаклык шактый. Мисал өчен, кияү кәләшен өенә алып кайткач, бусагага сөлге җәйгәннәр. Өйләнешүчеләр аңа аяк белән баса.

Сөлгене яки, һичьюгы, аяк астындагы тукыма кисәген тартып алган кыз тиздән кияүгә чыгачак дип фаразланган. Бу гадәт хәзерге туйлардагы кәләш букетын ыргыту йоласын хәтерләтә. Ике очракта да иң җитез кыз тиздән кияүгә чыгачак дип санала.

«Мондый нечкәлекләр безнең спектакльдә күп. Без тамашачыларга кызларның төнгә кадәр күңел ачуларын түгел, ә кәләшнең туган йорты белән саубуллашуын күрсәтәбез. Бу көнне кәләш йортына аның дус кызлары җыела. Алар чиста йон оекбашлар киеп бөтен йорт-җирне начарлыклардан арындыру йолаларын башкарган. Егетләр кичәсенең дә үз мәгънәсе була. Егетләр учак аша сикерә: кәләш йортына кергәнче, алар шул рәвешле рухи яктан чистарына», - диде Хәмитов.

Икенче бүлектә коллектив тамашачыларны ансамбльнең алтын фондына кергән җырлар, биюләр аша татар халык сәнгате белән таныштыруны дәвам итәчәк.

«Дәүләт ансамбле оешканга инде күп ел, аның башлангычында бөек кешеләр торды. Хезмәт дәверендә безнең «сандык»та байтак хәзинә тупланган. Бурычыбыз — аларны саклап калу. Без күптән башкармаган концерт номерларын торгызып, эшкәртмәләр ясыйбыз. Номерлар аутентик яңгыраш алсын өчен кыл-кубыз, думбра, мандолина кебек этник инструментлар өстибез», — дип уртаклашты Айрат Хәмитов.

Үткәнне саклау ансамбльнең бердәнбер бурычы түгел. Коллективта иҗади үсеш дәвам итә. Ул киләсе елда тамашачыларга тәкъдим ителәчәк ике яңа программа әзерли.

«Сабан туе» вокаль-хореографик спектаклендә тамашачылар бәйрәмнең ничек барлыкка килгәнен, бүгенге көндә нинди үзгәрешләр кичергәнен күзәтә алачак. «Бу - бик мөһим эш, чөнки бүгенге «Сабан туе» — ул заманча фольклор. Элек куелыш башкачарак яңгырашта иде», — диде Хәмитов.

Моннан тыш, ансамбль «Шүрәле»не дә сәхнәгә куярга әзерли. Сәнгать җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу тема бүгенге көндә дә актуаль һәм балалар, өлкәннәр тарафыннан тиешле бәяләнә. Коллектив мифик җан турындагы тарихны саклап калырга тели, ләкин классик (балет) вариантта түгел, ә халыкчан башкаруда.

news_right_1
news_right_2
news_bot