Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Свердловск өлкәсендә җиде концерт бирә

4 апрельдән 10 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Свердловск өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясаячак.
«Коллектив Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль–концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында «Бөек Җиңү – Бөек халык!» концерт тамашасын тәкъдим итәчәк», – дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.
Матбугат үзәге бу программа турында Россия мәдәният министры Ольга Любимова сүзләрен китерә. «Бөтенроссия гастроль-концерт планының төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк халыкны милли коллективлар һәм театрлар иҗаты белән таныштыру. Ел саен проектка яңа катнашучылар өстәлә. Шул рәвешле, безнең уникаль мәдәни традицияләр, музыка һәм театр мәктәпләре сакланып кына калмый, ә бөтен Россия буйлап үз тамашачысын да таба», – дигән министр.
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле — бию, җыр, музыка һәм костюм сәнгате аша халыкның якты һәм хак образын тудыручы уникаль коллектив. «Без-Россия» программасы ярдәмендә һәр милли коллектив һәм театр үз гастрольләрен киңәйтү, Россиянең кечкенә шәһәрләрендә яшәүчеләрне күпмилләтле илебезнең чын мәдәни байлыгы белән таныштыру мөмкинлеген алды», – ди коллективның сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.
Концерт программасы ике бүлектән тора. I бүлек - «Была война...» вокаль-хореографик спектакле (режиссеры - Сергей Цветков, Мәскәү шәһәре). Куелышта «Боевая пехота», «Лизавета», «Марш артиллеристов», «Смуглянка» һәм башка сугыш еллары җырлары яңгыраячак.
Концерт программасының II бүлеге нигезен ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары – тирән фольклор тамырлары булган номерлар тәшкил итә. Болар - «Сорнай моңы», «Рәйхан», «Картуф», «Җомга» җырлар, «Борынгы кызлар биюе», «Гармун-гармун», «Джигитовка», «Чыштыр» кебек биюләр.
Концертлар графигы:
4 апрель 18:00 – Красноуфимск шәһәре, «Красноуфимск шәһәренең мәдәният һәм ял үзәге»
5 апрель 18:00 – Аракай авылы, «Милли мәдәни комплекс»
6 апрель 17:30 – Березовский шәһәре, «Шәһәр мәдәни ял итү үзәге» («Современник» мәдәният йорты)
7 апрель 18:30 – Первоуральск шәһәре, «Первоуральск мәдәният сарае»
8 апрель 18:00 – Ревда шәһәре., «Ревда мәдәният сарае»
9 апрель 18: 00 – Асбест шәһәре, «Горький исемендәге мәдәният һәм ял үзәге»
10 апрель 18: 00 – Түбән Тагил шәһәре, «Юбилейный» мәдәният сарае
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз