news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Рәшит Сөләйманов вафат

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Рәшит Сөләйманов вафат. Мәрхүмне бүген җирләгәннәр. Бу хакта «Тәртип» радиосының ВКонтакте аккаунтында хәбәр ителә.

«Рәшит абый күптән түгел «Тәртипле иртә» тапшыруында кунак булган иде. Тапшыру ахырында тыңлаучыларыбызга бик матур теләкләрен җиткерде. Бу аның мәңгелеккә саубуллашуы, бәхилләшү булган икән. Рәшит ага хакында күңелләрдә бары тик якты уйлар гына сакланачак. Урыны оҗмахта булсын!» – диелә кайгынамәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100