news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Самарада концерт куйды

Идел буе Болгар дәүләтен­дә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Болгар эзләреннән» концерт программасы белән гастрольләргә чыкты.

«13 майда Әстерханның «Аркадия» мәдәният сараенда, 16 майда Волгоградның Офицерлар йортында гөрләп үткән гастрольләрдән соң, 72 кешелек ансамбль Самарага килеп җитте», дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Самарада беренче өлештә оркестр һәм хор татар халык җырларын, татар биюләре программасын тәкъдим итте. Концертның икенче бүле­гендә «Туй» музыкаль-хо­ре­ографик спектакле күр­сә­телде. Ул Казан һәм Себер та­тар­ларының XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башына караган фольклор-этнографик до­ку­ментларга нигезләнеп эш­ләнгән.

Тамашачылар борынгы татар туйларының гореф-га­дәтләре, җыр-биюләре, уен­нары, бай киемнәре, бир­нә­ләре һәм бүләкләре белән та­нышты. Бу спектакльне сәхнәгә кую өчен архивларда сакланган документларны кү­тәрергә, халык те­лендә сакланып килгән туй җырларын эзләп табарга туры килгән.

Самарага алып килгән «Туй» мәҗлес-тамашасы да заман та­ләпләренә җавап бирә. Программаларында һәрвакыт матур бизәкле, күңелгә дәрт би­рүче номерлар урын ала. Шулар арасында Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылының «Вак бию»е дә бар.

Концерт тәмамлангач, сәх­нәгә Талип хәзрәт Яруллин, «Туган тел» җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, «Болгар мирасы» тарихи фонды директоры Гүзәл Сәгәдәтова, Самарада татар концертларын оештыручы Фло­рида Локманова ансамбльнең татар гореф-га­дәтләрен, традицон культурасын саклау һәм үстерү эшенә керткән зур өле­шен билгеләп үтте, са­маралыларның чиксез рәх­мәт­ләрен белдерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100