news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кореядагы «Апрель язы» фестивалендә катнаша

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кореядагы «Апрель язы» фестивалендә катнаша
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Апрель язы» сәнгать фестивалендә катнашачак. Ул 11-25 апрельдә Корея Халык Демократик Җөмһүрияте башкаласы Пхеньянда узачак.

«Корея халкына Татарстан коллективы онлайн-форматта үзенчәлекле программа тәкъдим итәчәк. Аның нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән талгын «Зөбәрҗәт» җыры, дәртле «Күн авылы көе», шулай ук «Егетләр», «Гармун-гармун» кебек үзенчәлекле куелыштагы татар милли биюләре. «Апрель язы» дуслык сәнгать фестивале онлайн-форматны күзаллый. Фестивальдә катнашучылар чыгышларының видеоязмалары «Корея сәнгате» сайтында урнаштырыла. Иҗади коллективларның программалары һәм аерым артистларның чыгышлары Корея Үзәк телевидениесе аша трансляцияләнәчәк», – дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

«Корея халкын татар мәдәнияте һәм традицияләре белән җыр һәм бию сәнгате аша таныштыру – безнең өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Фестиваль ярдәмендә Корея халкы белән иҗади бәйләнешебез ныгыр һәм без аларның бай, күпкырлы мәдәнияте турында күбрәк белербез дип өметләнәбез. Бер-беребездән үзләштерер һәм өйрәнер нәрсә күп», - дип уртаклашты ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков.

  • 1982 елның апрелендә башланган «Апрель язы» дуслык сәнгать фестивале үз алдына дөньяның төрле илләреннән мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре арасында мөстәкыйльлек, тынычлык һәм дуслык идеаллары нигезендә тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлекне үстерүне максат итеп куя.
  • Быелгы фестивальдә күп кенә сәнгать эшлеклеләре, шул исәптән, танылган һәм абруйлы сәнгать коллективлары, цирк труппалары, ансамбльләр, халыкара конкурслар лауреатлары һәм танылган артистлар катнашачак. Чара дуслыкны һәм бердәмлекне, тәҗрибә алышу һәм хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим роль уйный.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100