Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Җиде энҗе» этно-мюзиклының яңа версиясен әзерли
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Җиде энҗе» этно-мюзиклының яңа версиясен әзерли. Премьера декабрьдә көтелә.
«Җиде энҗе» этно-мюзиклының премьерасы Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак», – ди коллективның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
«Проектның форматы үзгә, бию, вокал, сүздән үрелгән кырык минутлык бербөтен сюжетлы шоудан гыйбарәт. Халык иҗаты традицияләренә, аның үзенчәлекле интонацияләренә, хәрәкәтләренә, символларына нигезләнгән этно-мюзикл бер ук вакытта заманча сәнгать үрнәге булып тора. Биредә рэп һәм электрон музыка яңгырый, видеопроекцияләр һәм махсус эффектлар кулланыла», – дип тасвирлый ул яңа проектны.
Айрат Хәмитов әйтүенчә, бу - коллективының иң яраткан проектларының берсе, шуңа күрә алар аңа яңа сулыш өрергә булган. «Без аны үзгә формада тәкъдим итәргә, яшьләр теле белән күрсәтергә телибез», - дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз