news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 25 ел эчендә беренче тапкыр Пенза өлкәсендә булды

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Пенза өлкәсе шәһәрләре һәм авыллары буенча гастрольләре тәмамланды. Бу якларда алар соңгы 25 ел эчендә беренче тапкыр узды. Бу хакта ТР Мәдәният минстрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тур кысаларында ансамбль Ульяновск өлкәсенең Димитровград һәм Мордовия республикасының Саранск шәһәрләрендә дә чыгыш ясап өлгерде.

Сәфәр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында оештырылды. Программаны РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе гамәлгә ашыра.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренчә, билетларны Пушкин картасы буенча да күпләп сатып алганнар.

«Пензада узган концертта мин залда өлкән яшьтәге бер апаны, ә янында – кечкенә малайны күрдем. Шунда безнең ни дәрәҗәдә киң аудиторияне колачлаганыбызны аңладым. Өстәвенә, безне татарлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә тыңлый – без аларны гастрольләрдә күп күрдек. Тамашачылар мәхәббәте – безгә иң зур бәя. Яңа кызыклы программалар белән өметләрен акларга һәм гаҗәпләндерергә тырышабыз», — диде ул.

Айрат Хәмитов шулай ук ансамбль өчен кечкенә шәһәрләрдә һәм авылларда чыгыш ясау аеруча мөһим булуын билгеләп үтте: «Төбәк башкалаларына килеп, концертларны карарга һәркемнең дә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без зур шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да чыгыш ясыйбыз. Федераль программа ярдәмендә без андагы тамашачыларга үзебезнең мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтә алабыз», - дип өстәде ул.

Димитровград һәм Саранскидан тыш, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Исса эшчеләр бистәсендә, Кече Труев авылында, Кузнецк шәһәрендә, Сосновоборск бистәсендә чыгыш ясаган. Гастрольләр Пензада зур концерт белән тәмамланган.

Исегезгә төшерәбез, Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы илнең бердәм гастроль системасын торгызуга юнәлдерелгән. План Россиянең бөтен территориясендә гамәлгә ашырыла, бердәм мәдәни киңлекне формалаштыруга һәм берләштерүгә, Россиядә һәм якын чит илләрдә яңа тамашачы аудиториясен булдыруда ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100