news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында балалы гаиләләргә ярдәм чаралары бүлеге ачылды

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында «Балалы гаиләләргә ярдәм чаралары» бүлеге ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

«Республика һәм Россия дәүләт хезмәтләре порталларында, шулай ук күп функцияле үзәкләрдә алырга мөмкин булган ярдәм чаралары исемлеген Республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы җыйды», – дип хәбәр итте ведомство башлыгы Телеграмдагы каналында.

Бер урында 70тән артык хезмәт җыелган, шул исәптән балалар бакчасына язылу, ана капиталы алу, пособие һәм түләүләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot