news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Баулыда Мир урамында барлык кирәкле җиһазлар белән «Мирас» балалар иҗат йортын төзү проектының документлары таләпләргә туры килү турында нәтиҗә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев.

Объект 2026 елның октябрендә төзелә башлаячак. Бу 2 634 квадрат метрлы гомуми мәйданлы өч катлы бина булачак.

Проект нигезендә, биредә артистлар бүлмәсе, 120 урынга исәпләнгән актлар залы, компьютер һәм шахмат класслары, робототехника, агач эшкәртү һәм чүлмәкчелек остаханәләре, вестибюль, гардероб һәм склад бүлмәләре урнашачак.

Баулыда Балалар иҗат йортын төзү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot