news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде

Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Моңа кадәр ТР Дәүләт Советы Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитетының элеккеге рәисе булган Александр Тыгин ТР Дәүләт торак инспекциясенең яңа җитәкчесе – Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы итеп билгеләнде.

Тыгинны баш дәүләт торак инспекторы итеп билгеләү турында бүген ТР Хөкүмәте йортындагы традицион республика киңәшмәсендә билгеле булды.

Дәүләт торак инспекциясенең яңа җитәкчесен тәкъдим итүдән тыш, киңәшмәдә иске җитәкчене – Сергей Крайновны да эшеннән озаттылар. Ул әлеге вазифаны унбиш елдан артык, 2008 елдан бирле биләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot