news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җылылык өчен түләү арту сәбәпләрен аңлатты

Кайбер татарстанлылар, декабрьдәге түләү кәгазьләрен 2020 елның ноябрендәге түләүләр белән чагыштыргач, җылылык бәясенең 30-40 процентка артуын ачыклаган. Бу җылылык куллануның артуы һәм тариф үсеше белән бәйле, дип аңлатты Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – Баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Декабрьдә «Казэнерго» һәм «Татэнерго»да җылылык белән тәэмин итү хезмәте өчен түләү 6,5 процентка артты. Шул ук вакытта, кайбер фатирларда ул сизелерлек булды. Җылылык өчен түләү коммуналь ресурс берәмлеге бәясе һәм аны куллану күләмен исәпкә алып билгеләнә», - дип искәртте ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тикшерү үткәргән һәм түләү кәгазендәге саннарның арту сәбәбен ачыклаган. Аның сүзләренчә, түләү ике сәбәп белән арткан: беренчедән, тариф үскән, икенчедән, декабрь ае ноябрьгә караганда салкынрак булганлыктан кулланылган җылылык күләме дә арткан.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда декабрь аенда коммуналь түләүләрнең уртача 9 процентка артачагы, яңа тарифларның 1,5 елдан артык гамәлдә булачагы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100