news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт торак фонды быел 3,3 меңгә якын гаиләне уңайлы торак белән тәэмин итәчәк

Татарстан Дәүләт торак фонды быел 3,3 меңгә якын гаиләне уңайлы торак белән тәэмин итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 2024 елда Татарстанда яшәүче 3 299 гаиләне арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итәргә планлаштыра. Бүгенге көндә 56 күп фатирлы йортның 27се, барлыгы 1 911 фатир файдалануга тапшырылган – бу еллык планның 69,5 проценты.

«Төзелеш республиканың шәһәр һәм районнарында бара. Фатирларның күбесе «Салават күпере» торак районында төзеләчәк», — дип билгеләп үтелә ведомство хәбәрендә.

Быел әлеге торак районда 880 фатирлы алты йорт төзү планлаштырыла. Аларның барысы да сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпләүче счетчиклар, җылылык көйләү автомат системасы белән җиһазландырылачак.

Узган ел Дәүләт торак фонды аша 3 меңгә якын Татарстанда яшәүче гаиләләр торак шартларын яхшырткан. Әлеге программаны гамәлгә ашыру 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсенә булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100