Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышы 19нчы февральдә узачак
Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы 19нчы февральдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды.
Татарстанның Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, утырышның көн тәртибенә кертелгән 24 мәсьәләне карау ниятләнә.
Алар арасында «Транспорт салымы турында», «Мәгариф турында», «Оешмалар мөлкәтенә салым турында», «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында», «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында» һәм тагын берничә республика законына үзгәрешләр кертү хакында республика закон проектлары каралачак.
Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР буенча эчке эшләр министрының 2025 елгы эшчәнлекләре турында хисаплар тыңланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз