news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советының унөченче утырышы 25 сентябрьдә узачак

Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унөченче утырышын 25 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә парламентның утырышлар залында уздыру турында карар кабул ителде. Утырышны ТР Дәүләт Советы Президиумы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президиумның 16 сентябрьдә кабул ителгән 13нче һәм 14нче утырышларны уздыру турындагы карарлары үз көчен югалткан дип танылды, диелә хәбәрдә.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сүзләренә караганда, 13нче утырышта 19 мәсьәләне, шул исәптән 15 республика законы проектын (барысын да беренче укылышта) карау планлаштырыла.

Аерым алганда, оешмалар милкенә салым турындагы, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы, бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы, «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турындагы, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы, фән һәм фәнни эшчәнлек турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары каралачак.

Моннан тыш, утырышта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Хөкүмәт сәгате кысаларында республика хөкүмәтенең янгын иминлеге турындагы мәгълүматын карау планлаштырыла.

Татарстан Рәисе Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы еллык юлламасы белән чыгыш ясаячак Дәүләт Советы утырышының датасы өстәмә хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot