Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советының 26нчы утырышы 19 ноябрьдә узачак
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 26нчы утырышы 19 ноябрьдә узачак. Бу хакта бүген Президиум утырышында билгеле булды.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина көн тәртибенә барлыгы 15 мәсьәлә тәкъдим ителүен әйтте. Шул исәптән, Татарстан Республикасының 11 закон проекты төрле укылышларда каралачак.
Татарстан Республикасының 2027 елга һәм 2028-2029 елларның план чорына бюджет проекты, шулай ук Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектын икенче укылышта карау планлаштырыла.
Шулай ук утырышта депутатлар Татарстанда электрон тәмәке (вейп) һәм алар өчен сыекчаларны ваклап сатуны тыю турындагы закон проектын икенче укылышта караячак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексына, җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар хакында беркетмәләр төзергә хокуклы булган вазифаи затлар исемлеген билгеләү буенча дәүләт вәкаләтләрен йөкләү турында законга үзгәрешләр кертү ниятләнә.
Физик культура һәм спорт, шулай ук мәдәният өлкәләренә кагылышлы закон проектлары каралачак.
Көн тәртибенә Мөслим һәм Кукмара районнарында кайбер торак пунктларны бетерү, муниципаль берәмлекләр чикләрен билгеләү турындагы закон проектлары да кертелгән.
«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстанда азык-төлек иминлеген тәэмин итү» мәсьәләсе буенча чыгыш ясаячак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз