news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советының 25нче утырышында 27 мәсьәлә карала

Бүген Татарстан Дәүләт Советының 25нче утырышында 27 мәсьәлә карала. Алдарак Президиум утырышында көн тәртибенә 18 мәсьәләне кертү расланган иде, депутатлардан өстәмә тәкъдимнәр белән мәсьәләләр саны 27гә җитте. 12 республика закон проекты каралачак.

Төп мәсьәлә 2027 елга һәм 2028 һәм 2029 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты булачак. Документ профильле юнәлешләр буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән тыңлауларда һәм парламент тыңлаулары кысаларында киң фикер алышу процедурасын узды.

Шулай ук, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы республика закон проекты каралачак.

Республика Рәисенең Александр Лапинны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп кую турындагы тәкъдимен килештерү мәсьәләсе кертелә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2025 елда республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты докладын тәкъдим итәчәк.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты тәкъдиме буенча егерме бишенче утырышның мәсьәләләр исемлегенә потенциаль куркыныч этләр белән эш итү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне өстәмә хокукый җайга салу кирәклеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате кертелде.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot