Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советында яшь гражданнарга беренче паспортлар тапшырдылар
Бүген, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Дәүләт Советында республика яшьләренә паспортлар тапшыру тантанасы булды. 14 яшь тулган Татарстан укучыларына гражданинның төп документын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды. Укучыларны Татарстан парламенты эшчәнлеге белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина таныштырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы чарага Казанның унбер уку йортыннан 15 укучы чакырылган иде. Укучылар – уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр, җәмәгать тормышында актив катнашучылар.
Фото: © gossov.tatarstan.ru
Тантананы ачып, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укучыларны тормышларындагы тантаналы вакыйга белән котлады. «Сез бүген паспорт аласыз. Бу сезнең тормышыгызда беренче рәсми документ, аның ярдәмендә сез бай тарихлы зур илнең тулы хокуклы гражданнары буласыз, – дип басым ясады Юрий Камалтынов. – Бүген сезнең төп бурычыгыз – һәркем үзенең тормыш юлында илебезгә, туган шәһәренә яки авылына, гаиләсенә файда китерсен өчен, – яхшы белем алу өчен яхшы уку. Россия Федерациясенең чын гражданнары булыгыз».
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина укучыларга Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде. Ул балаларның актив булуларын һәм яңа белемнәргә омтылуларын теләде. «Тормышыгызда актив булыгыз, төрле проектларда катнашыгыз, безнең республикада иҗади потенциалны ачу һәм гражданлык инициативаларын гамәлгә ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган», – дип ассызыклады Лилия Маврина.
Фото: © gossov.tatarstan.ru
Бүген укучылар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды, алар парламентаризм музеенда, Дәүләт Советының утырышлар залында һәм китапханәдә булдылар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз