news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советында хатын-кызлар өчен эш көнен кыскарту идеясен хупладылар

Татарстан Дәүләт Советында хатын-кызлар өчен эш көнен кыскарту идеясен хупладылар
Фото: © «Татар-информ»,Солтан Исхаков

Хатын-кызлар өчен эш көнен бер сәгатькә кыскарту инициативасы билгеле бер мәгънәгә ия. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы Светлана Захарова белдерде, дип хәбәр итә «Татарстан» ДТРК.

«Демографиягә, мөгаен, йогынтысы булмас, әмма бу әнигә үз балалары белән күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», – ди парламентарий.

«Бүген безнең күп кенә оешмаларда «әни көне» бар, әни кешенең айга бер тапкыр бала белән вакыт үткәрү мөмкинлеге бар», – дип өстәде Захарова.

Элегрәк РФ Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко хатын-кызлар өчен эш көнен хезмәт хакын саклап калу шарты белән бер сәгатькә булса да кыскартырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100