news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советында парламентның 30 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Татарстан Дәүләт Советында парламентның 30 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Республика парламентында Татарстан архив хезмәтенең «ТР Дәүләт Советына – 30 ел» күргәзмәсе ачылды. Ул 1990 еллар уртасындагы социаль-икътисади һәм сәяси шартларда Татарстан парламентаризмын формалаштыру юлын күрсәтә.

«Сез кайчандыр үзегезгә эшләргә туры килгән, ТР Дәүләт Советының эше башланып киткән документларны күрә аласыз. Хис-кичерешләр эчкә сыймый. Әлеге 30 ел бик тиз үтеп китте. Без бу эшләрне башлаган кешеләргә рәхмәтле, чөнки ул вакытта мондый тәҗрибә юк иде әле. Ял итәргә вакыт юк иде – атнага ике сессия. Карагыз, ләззәтләнегез, искә алыгыз, шатланыгыз», - дип мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов төрле чакырылыш депутатларына.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Күргәзмәдә текст форматындагы документлар һәм фотоматериаллар тәкъдим ителгән. Мәсәлән, депутатлыкка сайлану өчен документлар комплексын, кабат тавыш бирү өчен бюллетеньнәрне, Дәүләт Советына сайлауларның нәтиҗәләре турындагы материалларны күрергә мөмкин.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы кабул иткән карарлар һәм законнар, шул исәптән 12нче чакырылыш парламентының 1995 елның 30 мартындагы беренче пленар сессиясе беркетмәсеннән материаллар бар. Анда Дәүләт Советының эшен оештыру мәсьәләләре каралган булган.

Шулай ук «Нефть һәм газ турында»гы, «Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек турында»гы, «ТР дәүләт символлары турында»гы законнар һәм 1998 елгы ТР Җир кодексы күрсәтелә. Аларны беренче чакырылыш парламент кабул иткән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР Дәүләт Советы рәисләренең – 1995-1998 елларда парламент белән җитәкчелек иткән Василий Лихачевның, шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинның фотоларын күрергә мөмкин.

Күргәзмәдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Зилә Вәлиеваның 1996 елда Израильнең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ализа Шенар белән очрашу фотолары да тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100