news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советында махсус операция катнашучыларына ярдәм турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Дәүләт Советында махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, киңәшмәдә катнашучылар Россия Хөкүмәтенең яңа составы формалашканнан соң эшне дәвам итү мәсьәләләренә тукталды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Чарада РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов катнашты. Ул эшлекле сәфәр белән Казанда.

Аның сүзләренчә, яңа Хөкүмәткә тапшырылачак мәсьәләләр исемлеге инде формалаша. Шулай итеп, аларга парламент һәм төбәкләр белән бәйләнештә хәл ителергә тиешле проблемалар турында хәбәр ителәчәк.

«Мохтаҗ гражданнарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, инвалидларга һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүгә килгәндә — бу мәсьәләләр барлык төбәкләр өчен дә актуаль, — дип билгеләп үтте депутат. – Һәм аларның күбесе бертөрле: я түләүләрне тоткарлыйлар, я хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын бирмиләр, я ташламалар исәпләмиләр. Аларны хәл итү өстендә эшләячәкбез».

Дәүләт Советы депутаты, махсус операция катнашучысы Эдуард Шәрәфиев хәрбиләргә, инвалидларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары нәтиҗәле булырга тиешлеген билгеләп үтте. Моннан тыш, аларны киңәйтү юнәлешләренә игътибар итү мөһим.

«Безнең бурыч — ярдәм чараларын мохтаҗ булган һәркемгә күрсәтелерлек итү, шулай ук федераль үзәккә халыктан килгән сораулар һәм тәкъдимнәрне тапшыру», — дип билгеләп үтте парламентарий.

Очрашуда Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова һәм «ТР Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы җитәкчесе Ангелина Галимова катнашты.

  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият аның куелган максатларга ирешкәнче, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдырылганчы, дәвам итәчәген белдерә.
  • РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100