news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны мәгълүмати-белешмә үзәге күзәтә

Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар башлану белән бергә мәгълүмати-белешмә үзәге дә үз эшен башлап җибәрде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәйданчыгында егет һәм кызлар тавыш бирү турында язмаларны мониторинглый, шулай ук тавыш бирүчеләрнең шалтыратуларына җавап бирә.

«Бүген бөтен ил буенча бердәм тавыш бирү көне. Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлыйлар. Хәзерге вакытта сайлау участокларында булган 16 мең күзәтүче һәм 400 журналисттан тыш, биредә ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы яшьләр советы вәкилләре эшли. Бу безнең волонтерлык берләшмәсе, алар бертуктаусыз массакүләм мәгълүмат чараларын һәм гомумән нинди фикер алышулар баруын мониторинглый. Бу инде алар өчен мондый эшчәнлектә беренче тәҗрибә түгел. Мондый бәйсез үзәкләр булдыру сайлауларны ачык һәм легитим итүгә бик нык ярдәм итә, дип саныйбыз», — дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Егет һәм кызлар көн дәвамында сменалап массакүләм мәгълүмат чараларындагы һәм социаль челтәрләрдәге вәзгыятьне күзәтә, шулай ук 8 (843) 292-84-33 кайнар линиясенә сайлаучылардан килгән сорауларга һәм шикаятьләргә җавап бирә.

«Сайлау тәртибен бозулар ачыкланган очракта без үзебезнең юристлар, сәясәт белгечләре, Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итәбез, участок сайлау комиссияләре белән элемтәгә керәбез һәм мәсьәләне алар белән үзара хезмәттәшлектә хәл итәргә тырышабыз», — дип сөйләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы яшьләр советы әгъзасы Светлана Ефремова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100