Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советына Конституция советы төзү турында закон проекты кертелде
Татарстанда республиканың даими эшли торган дәүләт органы буларак Конституция советы төзелергә мөмкин. Шундый закон проекты Татарстан Республикасының Дәүләт Советына кертелде.
«Татарстан Конституциясендә күздә тотылганча, республикада закон нигезендә ТР Конституция советы оештырылырга мөмкин», – диелә документка аңлатма язуында.
Бу совет ТР Конституциясе нигезләмәләренә аңлатмалар бирәчәк. Совет өч әгъзадан торачак, шул исәптән рәис. Бер кандидатны Татарстан Рәисе, калган икесен ТР Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим итәчәк. Алар дәүләт вазифаларында да булачак һәм профессиональ даими нигездә вәкаләтләрен үтиячәк.
Конституция советының бәяләмәләре һәм аңлатмалары «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан» газеталарында, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм совет сайтында урнаштырылачак.
«Татарстан Республикасы Конституция советы турында» закон проектын депутатлар Юрий Камалтынов, Лилия Маврина һәм Альберт Хәбибуллин кертте. Закон проектына финанс-икътисади нигезләмәдә әлеге законны гамәлгә ашыру республика бюджетының өстәмә чыгымнарына китерәчәк дип билгеләнә.
Россиядә Федерация субъектларының Конституцион (устав) судларын бетерү 2023 елның 1 гыйнварына кадәр күздә тотылды. 2020 елның декабрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда Конституция советы булдырырга теләүләрен белдерде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз