news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы утыз еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итүен дәвам итә

Татарстан Дәүләт Советының утыз еллыгы уңаеннан республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммалары килә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

I чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 1995 елның 30 мартында булды. Шуңа бәйле рәвештә, республика парламентының иртәгә узачак утырышында «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз еллыгы турында»гы мәсьәлә каралачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Татарстан халкын республиканың иҗтимагый-сәяси тормышындагы мөһим вакыйга белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены – Корылтае Рәисе Константин Толкачев, Пермь крае Закон чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих һәм Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100