news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы утырышында мировой судьялар сайланды

Татарстан Дәүләт Советының 53нче утырышында мировой судьялар сайланды. Кандидатларны Татарстан Югары суды рәисе вазифасын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте. Парламентарийлар өч мировой судья кандидатурасын хуплады.

Мисал өчен, Казанның Авиатөзелеш районы буенча 2нче суд участогында Валентина Вахрамеева, Әлмәт районы буенча 6нчы суд участогында Альбина Аширова, Казанның Вахитов районы буенча 5нче суд участогында Сергей Пупков яңа мировой судья итеп сайланды.

Аларның вәкаләтләре өч ел гамәлдә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100