Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советы Удмуртия белән чикләрне билгеләү турындагы килешүне раслады
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы белән Удмуртия Республикасы арасында чикләрне билгеләү турындагы килешүне раслады. Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элегрәк Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республика чикләрен билгеләү буенча эш алып бару йөкләнгән иде. Эшләрне башкаручы итеп, министрлык боерыгы белән, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды билгеләнде.
Удмуртия белән чикнең төгәлләштерелгән озынлыгы 813 километр тәшкил итә. Анда Татарстан ягыннан Кукмара, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә һәм Актаныш районнары урнашкан.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, барлык мәсьәләләрне уңышлы хәл итү өчен видеоэлемтә режимында эшлекле очрашулар һәм Ижевск һәм Әгерҗедә күчмә киңәшмәләр, шулай ук Удмуртия Республикасы һәм Киров өлкәсе белән Татарстан чикләренең тоташу нокталарын билгеләү өчен уртак сәфәрләр оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз