news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы төбәк парламентлары арасында иң ачыгы дип табылды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2022 ел нәтиҗәләре буенча Санкт Петербургның «1870» Шәһәр үзидарәсен үстерү фонды төзегән Россиянең төбәк парламентлары ачыклык рейтингында беренче баскычта урнашты. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы яза (тикшеренү әлегә ачык чыганакларда юк).

ТР Дәүләт Советы, 2021 һәм 2020 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтинглар белән чагыштырганда, үз позицияләрен күпкә яхшырткан. Ул чагында республика парламенты 21 һәм 68нче урыннарны биләгән иде.

«Узган ел Татарстан Дәүләт Советы берьюлы сигез күрсәткечен яхшырткан», - дип белдерде тикшеренүчеләр, республика парламентының ачыклыкка таба йөзү тотуын шәрехләп.

Биредә шул исәптән комитет һәм комиссия утырышларының туры трансляцияләрен оештыру, парламент һәм аның органнары утырышларының видеоархивларын ачык чыганакларда урнаштыру, кертелгән документларны машина укый ала торган рәвешкә китерү, социаль челтәрләрдә вәкиллекне киңәйтү турында да сүз бара. Рейтингта Әстерхан өлкә Думасы һәм Байкал арты крае Закон чыгару җыены икенче һәм өченче позицияләрне биләгән. Әстерхан парламенты бер ел эчендә 52нче баскычтан – 2нче, Байкал арты парламенты 30нчыдан 3нче баскычка күтәрелгән.

Шул ук вакытта, 2020 һәм 2021 елларда рейтингның беренче һәм икенче баскычларын биләгән Мәскәү 12нче урынга төшкән. 2022 елгы рейтингта Кабарда-Балкар, Тыва һәм Алтай парламентлары соңгы баскычларда урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100