Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина Казанда сайлауларда тавыш бирде
Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина Бердәм тавыш бирү көнендә катнашып, Татарстан Республикасы Рәисе һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары өчен тавыш бирде. Дәүләт Советы секретаре Казанның 27нче номерлы гимназиясендә урнашкан 61нче номерлы сайлау участогына килде.
«Барлык татарстанлылар да үз республикаларын ярата, дип ышанам. Без Татарстанның казанышлары белән горурланабыз. Бездә йортлар, юллар, социаль объектлар төзелүгә һәм ремонтлануга күнеккәннәр. Скверлар һәм бульварлар барлыкка килә. Моның дәвам итүе бик мөһим, – диде Лилия Маврина. – Татарстанда барысы да кешеләр өчен һәм кешеләр турында кайгыртып эшләнә. Киләчәктә дә һәр татарстанлының үзен уңайлы хис итүе бик мөһим. Шуңа күрә мин сайлау участогына килдем һәм көчле республиканың көчле лидеры өчен тавыш бирдем».
Дәүләт Советы секретаре искәрткәнчә, Татарстанда бүген шулай ук муниципаль депутатлар, шул исәптән Казан шәһәр Думасына сайлаулар уза. «Без башкалабызның, гүзәл Казанның киләчәгенә дә битараф түгел. Без лаеклы кандидатларны сайларга тиеш», – дип басым ясады Лилия Маврина.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз