news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы Россиядән киткән гражданнарның милкенә арест салырга тәкъдим итте

ТР Дәүләт Советы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә Федераль Җыенның түбән палатасына илдән киткән гражданнарның милкенә арест салу турында закон проектын кертте.

Документ нигезендә, әлеге чараны хокук бозучыларның җаваплылыктан качуына юл куймау һәм шуның белән аларны Россиядән читтә кылынган хокук бозулар өчен административ җәза үтәргә мәҗбүр итү өчен кертергә ниятлиләр.

Билгеләп үтелгәнчә, биредә илебез мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән хокук бозу очраклары һәм шул хактагы эш буенча производство алып барыла торган затларның милкенә арест салу хакында сүз бара.

Министрлар Кабинетында, закон проекты белән танышкач, Россиядән читтә кылынган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча производство тәртибен җайга салу кирәклеген билгеләп үттеләр. Биредә хокук бозучыларга хәбәр итү мәсьәләләре, мондый эшләрне закон бозган кешенең катнашыннан башка карау һәм эшне карау урыны турында сүз бара.

Тулаем алганда, РФ Хөкүмәте эшләп бетерү шарты белән закон проектын хуплады, диелә Министрлар Кабинетының рәсми хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100