news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Теләче яшүсмерләренә паспорт тапшырды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Теләче яшүсмерләренә паспорт тапшырды
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтеннән

Бүген Татарстанның Теләче районында «Бердәм Россия» көне кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин 15 яшүсмергә паспорт тапшырды. Бу хакта партиянең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара «Киләчәк» яшьләр үзәгендә узды, ул «Гражданлык сәгате» республика акциясенең бер өлеше булды. Яшүсмерләргә паспорт белән «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»ннән бүләкләр тапшырдылар.

«Сезгә укуыгызда уңышлар һәм бары тик яхшы билгеләр генә телим. Теләчедә үсү һәм күңелгә ятышлы эш табу өчен барлык шартлар да тудырылган. Сезне яңа җиңүләр һәм казанышлар көтсен», ­– дип мөрәҗәгать итте балаларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: © Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтеннән

news_right_1
news_right_2
news_bot