news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 77 яшь тула

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 77 яшь тула
Фото: © «Татар-информ»

Бүген, 22 майда, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 77 яшь тула. Ул 1998 елдан Татарстан парламентының спикеры, республиканың сәяси һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша.

Әлмәт шәһәрендә туган Мөхәммәтшин Әлмәт газ сәнәгате техникумын, Уфа нефть институтын һәм Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда Әлмәт газ-бензин заводында токарь буларак башлый. 70 еллар башыннан Мөхәммәтшин нефть шәһәренең партия, совет һәм хуҗалык эшләренә җәлеп ителә.

1989 елның августынан 1990 елның февраленә кадәр Татар АССРның Сәүдә министрлыгын җитәкли. 1990 елның декабреннән 1991 елның июленә кадәр Министрлар советы Рәисе урынбасары була.

Киләсе 4 елда ул Югары Совет рәисе вазифасын үти. 1995 елда республика Министрлар Кабинетын җитәкли.

«Мөхәммәтшин республика Хөкүмәте белән җитәкчелек иткән чорда 1996 елның 24 мартында Татарстан тарихында икенче тапкыр президент сайлаулары уза. Шул вакытта беренче тапкыр Бауман урамы реконструкцияләнә, бу Казан шәһәренең туристларны җәлеп итүчәнлеген үстерүгә нигез сала. Тузган торакны юк итү һәм республиканы тулысынча газлаштыру программасы актив рәвештә гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтелә Министрлар Кабинеты сайтында сәяси эшлекленең биографиясенә белешмәдә.

Мөхәммәтшин 1998 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифасында. Республика парламентында эшләүдән тыш, Мөхәммәтшин актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә: 2007 елдан Татарстан халыклары ассамблеясы советын, 2011 елдан Татарстан Республикасы волейбол федерациясен һәм башкаларны җитәкли.

2003 елдан «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советын җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100