news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашты
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты һәм ел йомгаклары турында сорауларга җавап бирде. Ул шулай ук парламент тормышындагы төп иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында да сөйләде.

«Без мәгълүмати сәясәт буенча хезмәттәшләребез – республика тормышын үз газеталарында, теле- һәм радиоканалларында яктыртучы журналистлар белән парламентның 2025 елдагы эшенә нәтиҗә ясыйбыз. Сез парламент көн тәртибен формалаштыруда һәм татарстанлылар тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләрне карауда ярдәм итәсез. Болар барысы да безнең профильле комитетларда һәм эксперт советларында, парламент һәм фракцияләр утырышларында фикер алышу темасына әйләнә. Сез закон чыгару эшчәнлегендә актив катнашасыз», – диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар корпусына парламент вакыйгаларын объектив һәм оператив яктыртулары өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

  • ТР Рәисен, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узып баручы елның мөһим сәяси вакыйгасы булды, дип билгеләп үтте Татарстан парламенты спикеры.

news_right_1
news_right_2
news_bot