news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте. Ул партия рәисе Дмитрий Медведевның Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан парламенты спикеры Казанда яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде, профильле ведомстволарга күрсәтмәләр бирде, кайбер мәсьәләләрне шәхси контроленә алды.

Бөтенроссия Барлык стильдәге карате федерациясе президенты Борис Белов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә республика студентлар җыелма командасының әлеге спорт төре буенча тренировкалары өчен спорт зал бүлеп бирүдә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте.

«Ноябрь башында Орел шәһәрендә барлык стильдәге карате буенча халыкара ярышлар узачак. Әмма бүгенге көндә студентлар җыелма командасының үз бинасы булмау сәбәпле, төпле әзерлек алып бару мөмкинлеге юк», - диде Белов.

Фәрит Мөхәммәтшин профильле министрлыкка әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә йөкләде.

Казанның Идел буе районында яшәүче 86 яшьлек Александра Николаевна Синицына йортка һәм торак бүлмәләргә капиталь ремонт үткәрүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ул Яңа Дәүләки урамындагы йортта яши, ул 1960 елда төзелгән һәм анда ремонт кирәк.

Мөрәҗәгать итүче хәзерге вакытта ялгызы гына яши. Аның улы Виталий Синицын 1980 елда хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган. 1987 елда Тынычлык бистәсендә Виталий яшәгән һәм укыган Фестиваль урамына аның исеме бирелә, ә 129нчы мәктәп музеенда аның хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштырылган.

Бу мөрәҗәгатьне Фәрит Мөхәммәтшин шәхси контроленә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100