news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы комитеты табышка салымны арттыру турындагы закон проектын хуплады

Федераль законнар буенча табышка салым ставкасы 2025 елдан 20 проценттан 25 процентка кадәр артачак. Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар республика законындагы тиешле үзгәрешләрне хуплады.

«Моннан тыш, капиталь кертемнәр күләме 50-500 млн сум булган төбәк инвестицион проектларында катнашучылар өчен федераль законнар 2026 елның 31 декабреннән соң түбәнәйтелгән салым ставкасын куллануны чикләүне бетерә», - дип сөйләде Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова, закон проектын тәкъдим итеп.

Парламент комитеты рәисе Леонид Якунин өстәп әйткәнчә, табышка салым буенча ташлама 10 процент күләмендә саклана.

Закон проекты РФ Салым кодексындагы һәм Россиянең аерым закон актларындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә эшләнде. Анда «Татарстан Республикасы территориясендә төбәк инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында»гы законга тиешле үзгәрешләр кертү каралган.

Комитет Татарстан Дәүләт Советына закон проектын парламентның якындагы утырышында беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100