news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы командасы шахмат ярышларында беренче урын алды

Татарстан Дәүләт Советы командасы шахмат ярышларында беренче урын алды
gossov.tatarstan.ru

Дәүләт Советы командасы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында шахмат ярышларында беренче урынны алды. Ярышлар 25-26 март көннәрендә шахмат, шашка һәм го буенча Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбе базасында узды.

Турнирда ТР Рәисе администрациясеннән, ТР Дәүләт Советыннан, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, республика министрлыкларыннан һәм ТР буенча федераль ведомстволарның территориаль идарәләреннән 19 команда катнашты. Бу турыда Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гомумкоманда зачетында 1 урынны ТР Дәүләт Советы командасы, 2 урынны – ТР Рәисе администрациясе командасы, 3 урынны– ТР Министрлар Кабинеты Аппараты алды.

Республика парламенты командасы составында Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Регина Әхмәтгәрәева, Вячеслав Захаров, Гөлназ Исмәгыйлева һәм Илдар Садыйков уйнады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100